Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры җир кишәрлекләре чикләрен килешенү тәртибен аңлаталар.

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан уздырыла торган мәҗбүри процедура - җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен килешенү мәсьәләсен җайга салу мөмкинлеге бирүче законны имзалады.

Росреестр Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкче урынбасары Ада Зәйнуллина аңлатуынча, мөһим яңалыклар исемлегендә - геодезик һәм картографик эшләр өчен кирәкле күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына кадастр инженерлары керә алуны тәэмин итү.

 

 

Адресат билгеләнгән срокта килешенү актын имзаламаганда яисә хәбәр язуын алганнан соң 15 көн эчендә кире кагу белдермәсә, актка тиешле язма кертелә, документ килешенгән дип санала.

«Кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә кадастр инженерлары чикләрне килешенү процедурасын уздыру өчен кирәкле мәгълүматларны тиешле тәртиптә ала алачаклар, - диде Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контактлар

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасының матбугат хезмәте

 8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International