25 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта төзәтмәләр кабул итте. Алар нигезендә һәр гаилә әгъзасына РФның тиешле субъектында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының икеләтә зурлыгыннан артмаган кереме булган гаиләләр беренче һәм икенче балага өстәмә түләүләр ала алачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Исегезгә төшерәм, әлеге мәсьәлә Президент белән Туры элемтәдә кузгатылган иде. Бүген кертелгән үзгәрешләр бәрабәренә, беренче һәм икенче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүләрне потенциаль алучылар саны гаиләләрнең гомуми саныннан 46 проценттан 70 процентка кадәр артачак".
Кабул ителгән очракта, федераль закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.