Җәйге каникуллар чорында эш өчен өлкән сыйныф укучыларына һәм студентларга СНИЛС кирәк булачак.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Минзәлә районында клиентлар хезмәте исегезгә төшерә, җәйге каникуллар чорында күп кенә укучылар вакытлыча эшкә урнаштырыла яисә түләнә торган практика уза.

Җәйге чорда эшләргә җыенган мәктәп укучыларына һәм студентларга мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә һәм таныклык алырга (СНИЛС) кирәк.

Бу шуның белән бәйле, барлык эшләүчеләргә, шул исәптән, вакытлыча эшләүчеләргә эш бирүче иминият взносларын исәпли һәм иминият стажы, керемнәр, салым органнары аша исәпләнгән иминият взносларын Пенсия  фондына тапшыра.

14 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр СНИЛС алу өчен шулай ук паспорт белән мөстәкыйль рәвештә Пенсия фондына мөрәҗәгать итә алалар. Гаризаны күпфункцияле үзәкләргә дә бирергә була.

Барлык иклеп туган сораулар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, телефоннар: 074, 88555507411

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International