Урманнарда югары янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтүе

2019 елның 25 июне, сишәмбе

"Татарстан Республикасының Дәүләт метеорология хезмәте идарәсе"Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 25-29 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) саклана:

Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч. Кама Тамагы, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе. Чистай муниципаль районнары.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеошартларны исәпкә алып, түбәндәге куркыныч туу мөмкин:
табигый янгыннар чыганакларының килеп чыгу мөмкинлеге арта;
янгынның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, икътисад объектларына таралуы.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International