Электрон сигарета сәбәпче булган янгын

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

18 июньдә, 18 сәгать 05 минутта Глонасс+112 системасы аша Минзәлә часте элемтә пукнтына Минзәлә шәһәре, Элеваторная урамында йорт януы турында хәбәр килә. Дежур каравыл чакыру буенча килгәндә тәрәзә аша куе төтен чыгуын күрәләр.

Янгын сүндерүчеләр подразделениесен өйдә балалар булуы мөмкин дигән хәбәр җиткергән күршеләр каршы ала.

Янгынның йортның бар мәйданы буенча таралу куркынычы туа.

Янгын 18 июньдә, 18 сәгать 30 минутлар тирәсендә 2 ствол ярдәмендә сүндерелә. Нәтиҗәдә Элеваторная урамы буенча торак йортның фатиры зыян күрә. Зыян күрүчеләр, травма алучылар юк.

Элеваторная урамындагы фатирда 1976 елгы гражданка 15 яшьлек улы белән яши. Ул көндезге беренче ярты булуга карамастан, балалар йокы бүлмәсендә электрон сигаретаны зарядкага куя. Бакчада булган улы керү ишегеннән чыккан төтенне күреп ала. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ул балаларның йокы бүлмәсеннән чыккан төтенне һәм ялкынна күреп ала.

 

 

Янгын чыкканда 101  һәм  112 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы    Алмаз Әфләтунов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International