Минзәлә шәһәрендә "Хәтер өеме"

2019 елның 23 июне, якшәмбе

22 июньдә Минзәлә шәһәрендә "Хәтер өеме" Бөтенроссия акциясе узды. Ул халыкның, иң беренче чиратта яшьләрнең руңын һәм патриотик хисләрне күтәрү максатларыннан уздырыла.

Минзәлә шәһәре әлеге акциядә очраклы рәвештә генә катнашмый. Безнең шәһәрдә, шулай ук батырлар кабрелегендә Бөек Ватан сугышы чорында госпитальдә яралардан үлгән кызылармиячеләр җирләнгән.

Иван Александрович Шубин, 1906 елда туган, Киров өлкәсеннән чакырылган, политрук, 1942 елның 16 ноябрендә яралардан үлгән һәм Константин Михайлович Черепенников, Рязань өлкәсеннән чакырылган, 1943 елның 26 февралендә яралардан үлгән.

Алар икесе дә Минзәлә зиратында җирләнгән. Аларның исемнәрен минзәллеләр искә алдылар һәм кисет биркасында мәңгеләштерделәр. Акциядә катнашучылар аларның каберләренә чәчәкләр салдылар.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы чорында җирләнгән 22 каберлекне искә алдылар.
 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/gorst-pamyati-v-gorode-menzelinsk

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International