Бик күп балалар хайваннарны ярата, ә кайберләренең гаиләләрендә дә йорт хайваннары яши.
Бу балалар тормышында мөһим роль уйный. чөнки хайваннар белән аралашканда кеше өчен тормышта кирәк була торган сыйфатлар - кызгана белү, кайгырту, ярату - формалаша.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбиләнүче балаларга шәһәребезгә килгән "тотып карый торган" зоопаркта булу бәхете елмайды. Балалар Азиядә, Африкада яшәүче төрле хайваннар (маймыллар, кыргый кроликлар. кош ашаучы үрмәкүчләр, еланнар, ташбакалар, попугайлар, шиншилла һ.б. ш. җанварлар белән таныштылар.
. Хайваннарны читтән карау өстенә тотып карау мөмкинлеге дә тудырылды.