Инде хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән гражданнарның акчаларын төзелешкә җәлеп итүче Россиянең төзелеш башлаучылары эскроу-счетлар кулланып, өлешчә торак төзелеше схемасына күчәргә бурычлы.
Өлештә катнашучыларның акчалары махсус банк счетына күчерелергә тиеш, девелоперлар фатирларны сатып алучыларга тапшырганчы бу акчаларны ала алмыйлар, ә банк кредитлары акчаларына төзиячәкләр.
Әгәр төзелә торган күпфатирлы торак йорт яисә башка күчемсез милек объекты РФ Хөкүмәтенең 22.04.2019 елдагы №480 Карарында билгеләнгән критерийларга туры килә икән, югарыда санап кителгән документлар белән бергә объектның әзерлек дәрәҗәсе турында нәтиҗә чыгарыла. Әлеге нәтиҗәне өлешле төзелешне контрольдә тотучы төбәк вәкаләтле органы бирә.