"УМЫРЗАЯ" тернәкләндерү үзәгендә "Җеп терапиясе" исеме астында яңа технология буенча эш актив алып барыла.
Яңа эш ысуллары кертелә (пыяладан, агачтан, тоздан, картоннан композицияләр ясау). Технология 6-16 яшьлек балаларны үз эченә ала. Яшь үзенчәлегеннән һәм мөмкинлекләрдән чыгып, һәр балага аерым игътибар бирелә, ярдәм күрсәтелә. Нәтиҗәдә балалар вак кул моторикасын гына үстереп калмыйлар, фикерләү, хәтердә калдыру, игътибар кебек сыйфатларны да үстерәләр.