Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм уздыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече бездә социаль ярдәм алучыларның Минзәлә районы үсешенә керткән өлеше турында "Ватанны данлау өчен хезмәт итү" стенды әзерләде.
Патриотик рух белән коралланып, үз көчләрен кызганмыйча алар Ватан өчен хезмәт иттеләр. Ак-кара фотографияләрдә төрле һөнәр ияләре киләчәк буынга үрнәк булып, безгә карап торалар.