Минзәлә шәһәр башкарма комитеты Җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген, 18 июньдә, Минзәлә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ягафаров Рамил Филькус улы Минзәлә муниципаль район Башкарма комитетының структур подразделениеләре җитәкчеләре, "Минзәлә идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Чиста шәһәр" МУП, "Коммуналь челтәрләр" ААҖ директорлары, ветеринария хезмәте, дини оешмалар, җирләү хезмәте вәкилләре катнашында гражданнарны кабул итте.

Шәһәр халкын түбәндәге мәсьәләләр борчый:

- МКД территориясе янәшәсендәге гаражларны сакланыш мөмкинлеге турында;

 - йорт яны территорияләрен төзекләндерү;

- торак бирү;

- җирләү хезмәтләренә югары тарифлар

- хуҗасыз йорт хайваннары

- ТКХ хезмәтләре күрсәтү.

Кабул ителүгә барлыгы 12 кеше мөрәҗәгать итте, гражданнарга проблемаларны хәл итү тәртибе аңлатылды, сорауларның бер өлеше хәл итү өчен тиешле хезмәтләргә тапшырылды.

Гражданнарны кабул итү алдан язылу аша сишәмбе көннәрдә 16 сәгатьтә уздырыла.

Телефон 8(85555)3-17-07

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International