Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 18 июньдә көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән секундына 15-20 метр тизлек белән кыска вакытлы көчәючән җил.

19 июньдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасында һәм Казанда  секундына 15-20 метр тизлекле көчәючән җил белән яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән 23 м/с, боз.

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр. Көндез яңгыр, урыны белән яшен, урыны белән боз. Җил көньяк-көнбатыштан 3-8,  төньяк көнбатышка 12 м/с күчүчән, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16º. Көндез максималь һава температурасы +26..+28º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр, яшен. Көндез яңгыр, урыны белән яшен, боз. Җил көньяк-көнбатыштан 3-8,  төньяк көнбатышка 14 м/с күчүчән, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 15-20 м/с, көндез урыны белән 23 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16º. Көндез максималь һава температурасы +24..+29º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International