Әлеге хезмәт 24 июльдән күрсәтелә башлаячак.
Татарстан Республикасында чынлыкта яшәгән урында тавыш бирергә теләүчеләр республиканың Күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) гаризалар тапшыра алачаклар.
Әлеге хезмәт 24 июльдән күрсәтелә башлаячак. Бу турыда ТРда МФҮ директоры Ленара Мозафарова хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүсоветына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак.
24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр гариза тапшыручы МФҮнең үзенә уңайлы теләсә кайсы офисын сайлый алачак, - диде Мозафарова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.
Аның сүзләренчә, барлык күпфункцияле үзәкләрдә махсус кабул итү тәрәзәләре ачылачак.
Үзәк белгечләре килгән кешегә сайлау көнне булган урынга бәйле рәвештә, уңайлы сайлау участогын сайларга ярдәм итәчәкләр. Моның өчен нибары паспорт таләп ителә.
2018 елда РФ Президентын сайлаганда мондый гаризаларны беренче тапкыр кабул иткәннәр иде. ул чагында 115 мең сайлаучы тавыш бирү турында гаризаларны КФҮ аша тапшырды.
Бу республика сайлаучыларының 4 процентка якыны дигән сүз.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/17/654227/