Үз эмоцияләребез белән идарә итәргә өйрәнәбез

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Без көн саен контактка керәбез. Без аралашкан кешеләр, без шаһит булган теге яки бу вакыйгалар төрле эмоцияләр: шатлык, ачу, ярсу, оят, горурлык, мәхәббәт һәм нәфрәт уятырга сәләтле.

Кеше әйләнә-тирә мохитка битараф кала алмаганлыктан, үз-үзең белән идарә итү һәм үз-үзеңне торгызу бик мөһим. Нәрсә соң ул үз-үзең белән идарә итү? Негатив кичерешләрне ничек җиңеп чыгарга?

14 июньдә "Мин булдырам" программасын тормышка ашыру кысаларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Нерике Екатерина 13-16 яшьлек үсмерләр белән "Үз эмоцияләребез белән идарә итәргә өйрәнәбез" баш астында тренинг уздырды.

Балалар дәрестә актив катнашты, танып белүдә кызыксынучанлык күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International