Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына урманнарның патологик, санитар торышы турында дөрес булмаган мәгълүматлар бирү яисә качыру өчен җаваплылыкны күздә тотучы үзгәрешләр кертелде.
Шул ук вакытта югары административ җаваплылык саклаучы урманнарга, урманнарның аеруча саклаучы участокларына, шулай ук яшел урман парк поясларында урнашкан урманнарга карата күрсәтелгән административ хокук бозулар кылган өчен билгеләнә.