Начар метеорологик күренешләр: 31 май кичендә, төнлә һәм 1 июньдә көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан искән җилнең 15-20м/с га көчәюе белән, яшен көтелә. урыны белән көчле яңгыр.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен. Көндез яңгыр, яшен, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән көчле коеп яуган яңгыр. боз явуы көтелә.
Җил көнбатыштан 5-10, урыны белән көчле 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с, көннең икенче яртысында һәм кич белән 25 м/с ка кадәр көчле җил көтелә. Төнлә минималь һава температурасы +16..+18º, көндез максималь һава температурасы +25..+27º.
Татарстан Республикасы буенча:
аязучан болытлы. Яңгырлар, урыны белән яшен, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән коеп яуган яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Җил көнбатыштан 5-10, урыны белән көчле 15-20 м/с, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән 25 м/с ка көчәючән.. Төнлә минималь һава температурасы +13..+18º, көндез максималь һава температурасы +24..+29º, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +34º ка кадәр эссе.