Начар метеорологик күренешләр: 30 май кичендә, 31 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән секундына 15-20 метр тизелктә кыска вакытка көчәючән көнбатыш җиле белән яшен көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез; көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көнбатыштан 5-10, яшен вакытында 15-18 м/с кыска вакытка көчәючән. Төнлә минималь һава температурасы +16..+18º, көндез максималь һава температурасы +28..+30º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнбатыштан 5-10, урыны белән көчәючән 13 м/с, яшен вактытында 15-20 м/с кыска вакытка көчәючән. Төнлә минималь һава температурасы +13..+18º, көндез максималь һава температурасы +27..+32º.