"Кулинар мәктәбе" социаль технологиясе буенча 29 майда Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч һәм шәфкать туташы биредә яшәүчеләр белән бергә карлыганлы чәй әзерләделәр.
Әлеге технологиянең максаты - кулинар мәктәбендә күмәк эш оештыру, сәламәт туклану темасына кулинар мәктәбендә катнашучылар белән дәресләр уздыру, чәйнең төп төрләре турында күзаллау булдыру, чәй әзерләү процессына өйрәтү һ.б.лар.
Социаль хезмәтләр алучылар куаклардан карлыган яфраклары җыйдылар, чәйнектә пешерделәр. Социаль эш буенча белгеч чәй эчү тарихын, традицияләрне, карлыган куагы яфракларының файдасы турында сөйләде.
Чөнки кызыл һәм кара карлыган яфраклары эчемлек әзерләү өчен төп чимал буларак файдалы үзлекләргә ия: С витамины күп, иммунитетны ныгыта, кан басымын нормальләштерә, ашказаны-эчәклек тракты эшен җайга сала.
Соңыннан бергәләп тәмле һәм файдалы чәйне эчтеләр.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/ukreplyaem-immunitet-fitochaem