Әлфия Когогина: Закон проекты белән гражданнарның ТКХ буенча бурычларын коллекторларга тапшыруга турыдан-туры тыю билгеләнә.
29 майда Дәүләт Думасы беренче укылышта гражданнарның ТКХ буенча бурычларын түләтү буенча хокукларны (таләпләрне) коллекторларга тапшыруны тыючы закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелгән үзгәрешләргә комментарийлар бирде:
«ТКХ өлкәсендә вазгыятьнең кискен торуы безгә билгеле. Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы гомуми бурыч 1,2 трлн сум тәшкил итә, шулардан 750 млрд сумы - халык бурычлары. Бурычлылардан бурычларны түләтергә кирәклеге аңлашыла, әмма бу бары тик суд аша хокукый механизмнар ярдәмендә генә эшләнергә тиеш. Бу закон проекты белән без гражданнарның бурычларын идарәче компанияләр, ТСЖ һәм торак кооперативлары тарафыннан өченче затларга (коллекторларга) тапшыруга киртә куябыз".