Минзәлә пенсионерлары – пенсионерларның "Өченче буын" IX Республика Спартакиадасы призерлары

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Минзәлә пенсионерлары – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган пенсионерларның "Өченче буын" IX Республика  Спартакиадасы призерлары

Узган җомгада Казан шәһәрендә узган "Өченче буын" IX Республика  Спартакиадасыннан Минзәлә пенсионерлары ике бронза, бер көмеш медаль алып кайттылар.

Шәхси беренчелектә бронза медальләрне өстәл теннисы буенча Григорьева Фания Баяновна һәм йөзү буенча Мусавирова Зульфия Рафаязовна алды, ә көмеш медальне җиңел атлетика буенча шәхси беренчелектә Нәҗмиев Радик Мирзаянович алды.

Ярышлар Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде, аларда республикабыз шәһәр-районнарыннан  495 кеше катнашты.

Өлкән буын спортның алты төрендә: өстәл теннисы, катнаш эстафета, йөзү, дартс, җиңел атлетика һәм атуда ярышты. Минзәлә районы 10 кешелек команда белән чыгыш ясады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International