3-10 июнь көннәрендә Казанда "Имин тәгәрмәч-2019" Бөтенроссия яшь юл инспекторлары конкурсы узачак.
Масштаблы чара Татарстан башкаласында 500 дән артык катнашучыны: юл хәрәкәте инспекторларын, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һәм бөтен илдән педагогларны җыячак.
Конкурс Россия Федерациясе Мәгърифәт министрлыгы, Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән юл хәрәкәтендә кануннарны үтәүче катнашучыларны тәрбияләү, балаларның күзәтүчесез, караучысызлыгын булдырмау максатларында кызыксынган ведомство һәм оешмалар катнашында уздырыла.
"Имин тәгәрмәч-2019" Бөтенроссия конкурсында 2007, 2008, 2009 елларда туган, конкурсның төбәк этапларында җиңгән, дүрт кешелек командага берләшкән 340 мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Катнашучылар шәхси һәм команда беренчелегендә көч сынашачаклар.
Конкурс этаплары "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
"Имин тәгәрмәч-2019" Бөтенроссия конкурсы 38 нче тапкыр үткәрелә. Казанда ярышлар өченче тапкыр узачак. Татарстанның яшь юл инспекторлары 10 тапкыр Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре булдылар, Россияне 13 тапкыр Европа ярышларында тәкъдим иттеләр. өч тапкыр җиңүче булдылар һәм 10 тапкыр призлы урыннар алдылар.
Минзәлә районында Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ бүлекчәсе начальнигы Наталья Железкова
Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы, полиция лейтенанты Тимур Мельников.