Регина ТР дәүләт стипендиясен алды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ студенты Гардисламова Регина Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.

Әлеге студент барлык фәннәр буенча тел-теш тидермәслек өлгереш күрсәтә, республикакүләм, Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда. конференцияләрдә һәм конкурсларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер булды, район һәм көллият чараларында актив катнаша.

25 майда 19 нчы тапкыр дәүләт, шул исәптән хәрби һәм шәхси белем бирү оешмаларының белем бирү дәүләт аккредитациясенә ия булган аспирантлар, адъюнктлар, студентлар һәм курсантлар өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре стипендиатларын зурлауның тантаналы церемониясе узды.

Быелгы ел стипендиатлары арасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Тәтеш, Чистай, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург студентлары бар.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/regina-poluchila-gosudarstvennuyu-stipendiyu-rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International