Бүген Минзәлә муниципаль районы Иҗтимагый советының белем бирү учреждениеләренең эш төркеме утырышы узды.
Утырыш эшендә Иҗтимагый советның мәгариф өлкәсендәге эш төркеме әгъзалары катнашты. Катнашучылар ТР Иҗтимагый советының 2019 елда мәгариф һәм фән, мәдәният, сәламәтлекне саклау бүлекләренең хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя бирү уздыру турында хаты белән таныштылар. Гөлфия Котдусовна сыйфатка бәйсез бәя бирүне уздыру буенча отчетларны һәм планнарны Минзәлә муниципаль районы рәсми сайтында үзвакытында урнаштырылуына игътибар бирде.