25 майда Татарстанның Лаеш районы Рус Никольское авылында православиелеләрнең Җәйге Николаны олылавына багышланган бәйрәм узды. Чиркәү Николай Чудотворецның мәет калдыкларын 22 майда Италиянең Бари шәһәренә күчерү датасын искә алды.
Фестивальгә 20 меңнән артык кеше җыелды, алар арасында составында район мәдәният бүлеге, район мәдәният сарае, Николаевка авыл мәдәният йорты каршындагы "Рябинушка" фольклор ансамбле булган Минзәлә районы делегациясе дә бар.
"Бер-беребезнең яңалыклары белән бүлешергә, үз осталыгыбызны күрсәтергә без традиция буенча биредә очрашабыз. Һәм, әлбәттә, гади авыл бәйрәменең республикакүләм Каравон бәйрәменә әверелүе белән горурланабыз. Хәзер ул республиканың мәдәни брендына әверелде, аның чикләре ел саен киңәя бара", - кунакларны сәламләп, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шулай диде.
Каравонны рәсми төстә 1998 елда ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның карарыннан соң башка төбәкләрдән һәм республиканың башка районнарыннан килгән кунакларны зур әйлән-бәйләнгә чакыралар. Әмма бәйрәмнең тарихы күпкә тирәндәрәк ята.
Быел бу бәйрәмгә Удмуртия, Башкортостан, Түбән Новгород, Саратов, Самара һәм Ульян өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Премь шәһәрләреннән килгән җыр, бию, театраль коллективлар килгән. 140 тан артык иҗади команда, 320 халык һөнәрчеләре осталары җыелды.
Халык җырларын башкаручы, "Халык артисты-3" телепроекты финалисты Марина Девятова фестивальнең баш кунагы булды.
Фәрит Мөхәммәтшин иҗади коллективларны һәм рус халык традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләүдә катнашты. Минзәлә районы Николаевка авылы мәдәният йорты каршындагы "Рябинушка" халык фольклор ансамбленә (җитәкчесе Надежда Оврамец) Татарстан Президентының бүләк сертификатын тапшырды.