Алексей Юдин ярдәмендә Башкортостанда булдылар.

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

25 май - Славян язуы һәм мәдәнияты көнне, традиция буенча Башкортостан Республикасының Краснокама  районы Николо-Березовка авылында "Никола храмы" тарихи-мәдәни үзәге мәйданчыгында "Никола Вешний" Республика фольклор бәйрәме узды.

 Минзәлә районыннан быел да Воровский исемендәге бистәнең "Рябинкушка" фольклор ансамбле катнашты һәм чираттагы тапкыр лауреат исеменә лаек булды.

 Алексей Юдинның хәйриячелек ярдәме белән коллектив костюмнарын яңарта алды.

"Никола Вешний" республика фольклор бәйрәме тариихи һәм мәдәни-агарту характерын йөртә. Бу бер үк вакытта дөньяви, тарихи, рухи аралашу һәм халыкның күңел ачуын берләштергән бердәнбер бәйрәм бу.

Әлеге бәйрәм рәссам, оста һөнәрче, музыкант, славян мәдәниятының төрле стиль вәкилләрен, төрле һөнәри вәкилләрен һәм туган ягы һәм туган иле тарихы һәм мәдәнияты белән кызыксынучыларны берләштерә. Бәйрәмне уздыру масштабы елдан-ел киңәя бара.

Бәйрәмдә Башкортостан, Татарстан республикалары һәм Оренбург өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Премь краеннан килгән үзешчән сәнгать коллективлары катнашты.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-bashkortstan-sezdili-blagodarya-alekseyu-yudinu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International