«Каравон» — Татарстанда 1993 елдан бирле уздырылучы, ә 2003 елдан ТР Президенты карары белән дәүләт бәйрәме исемен йөртүчерус фольклор бәйрәме. Фестивальнең уздырылу урыны ел саен бер - Лаеш районының Рус Никольское авылы. Май аенда зур булмаган, Казаннан 35 км ераклыкта урнашкан бәйрәмгә бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән фольклор яратучылар җыела.
Минзәлә районының Николаевка авылының үзешчән артистлары чыгышлары өчен 300 мең сумлык сртификатка ия булдылар. Бу аларга костюмнарны яңарту мөмкинлеге бирәчәк.