Алдан тавыш бирү кандидатларның сыйфатлы составын яхшырта.

2019 елның 26 мае, якшәмбе

"Бердәм Россия" партиясе өчен алдан тавыш бирү - депутат курсының кадр составын сизелерлек яхшырту мөмкинлеге.

Тавыш бирү чшерен генә түгел, ә рейтинглы. Шуның өчен һәр тавыш бирүче бер кеше өчен түгел, ә исемлектәге берничә кеше өчен тавыш бирә алачак - бу иҗтимагый фикер лидерларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Шуның өчен тавыш бирергә килгән һәркем исемлекне җентекләп өйрәнә. Аеруча 43 нче  Ык буе бер мандатлы округ бюллетенендә. Анда Айдар Салахов исеме бар. Район башлыгы Айдар Салахов шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендәге хисап участогында тавыш бирде. Бүген алдан тавыш бирү Әтрәкле, Аю, Хуҗәмәт, Урыс авыл җирлекләрендә (анда башка авыл халкы да килә ала) һәм шәһәрдәге 1,2, 3 нче урта мәктәпләрендә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International