«Хыяллар чынга аша» - шундый шигарь астында көллиятнең актлар залында соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Анда чыгарылыш студентлары, гимназия сыйныфларында укучылар, мөгаллимнәр, кунаклар, ата-аналар катнашты.
Беренче карашка, соңгы кыңгырау бәйрәме шатлык: алда төрле сюрпризларга һәм ачышларга бай яңа тормыш көтә. Икенчедән, моңсу. Чөнки бу көннән яраткан укытучылардан һәм курсташларыннан башка яңа җитди тормыш башлана. Студентлар көллият мөгаллимнәренә, барлык хезмәткәрләргә рәхсәт сүзләре белдерделәр. Тантана көллият исемен йөртүче Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Кадерле чыгарылыш студентлары! Көллият диварларында уку тәмамланды. Хәзер үзегез кичергән бар хисләргә борылып карагач, тырышлык һәм амбиция, энергияне җуймыйча, аларны тагын да арттырырга, үз-үзегезгә ышанычны җуймаска тырышыгыз. Уңышлар сезгә!