Минзәлә студентлары WorldSkills финалында булдылар

2019 елның 24 мае, җомга

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары 21-23 майда Казанда, "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионаты финалында булдылар.

«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионаты финалы - яшьләрнең һөнәри ориентациясенә һәм илебезнең белем бирү системасына иң яхшы халыкара практикаларны иңдерүгә ярдәм итүче, урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләренең 16-22 яшьлек студентлары арасында WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары.

Милли Чемпионат ярышлары алты блок һөнәр компетенцияләре буенча узды: төзелеш, мәгълүмати-коммуникацияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.

 

 

http://menzela.ru/news/worldskills/menzelinskie-studenty-posetili-final-worldskills

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International