Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон элемтәсе оештырды.
Шушы өч сәгать эчендә кайнар элемтәгә 70 тән артык шалтырату керде.
Гражданнарның сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең үз-үзләрен җайга салучы оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча бүлек начальнигы Гөлия Елесина җавап бирде.
Әлеге теманың актулаьлеген күздә тотып, игътибарыгызга кайбер сорауларга җаваплар китерәбез.
К сведению
Бакнротлыкка чыккан гражданнарга карата нинди процедуралар башкарыла?
Банкротлык турында эшне караганда гражданинның бурычларын реструктуразицияләү, гражданинның милкен сату, мировой килешү.
Гражданинны банкрот дип тану турында гаризаны кем бирә ала?
Гражданинны банкрот дип тану турында арбитраж судка мөрәҗәгать итүгә хокуклы: гражданин, конкурс кредиторы, вәкаләтле орган (салым хезмәте).
Гражданин банкротлык белән бәйле чараларны мөстәкыйль уздыра аламы?
Гражданинның банкротлыгы турындагы эштә финанс управляющиенең катнашуы мәҗбүри.
Алынган кредиторлар саны өчен чикләүләр бармы?
Чикләүләр юк, гражданин бурычлары 500 мең сумнан ким булмаган очракта банкрот дип санала.