26 май, якшәмбе көнне, Татарстанда алдан тавыш бирү узачак.
Һәрбер шәһәрдә һәм районда 460 участок оештырылачак, аларда участок хисап комиссияләренең 1909 әгъзасы эшләячәк. Алга таба "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар булачак кандидатураны татарстанлылар үзләре билгеләячәк. Тавыш бирү рейтинглы булачак. Алдан тавыш бирүдә 225 кеше катнашачак. Алар арасында партия әгъзаларыннан башка иҗтимагый оешмалар лидерлары, партия идеяләрен яклаучы битараф булмаган гражданнар бар.
Хөрмәтле сайлаучылар! 2019 ел - Татарстан Республикасы үсешендә мөһим чор. Сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Әмма 26 майда ук нәкъ менә Татарстан Республикасы халкы "БЕРДӘМ РОССИЯ" Татарстан партиясеннән кемне депутатлыкка кандидат итеп билгеләнәчәге турында карар кабул итәчәк @gossovettatarstan.
Участокларга килегез, адресларны pg.er.ru. белергә була. Лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирегез! #РешаемВместе#ЕдинаяРоссияРТ#26мая