23 майда Дәүләт Думасы соңгы укылышта тормыш өчен мөһим һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән даруларга бәяләрне җайга салу турында закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына комментарий бирде.
"Россиядә 14 меңнән артык дару препаратлары теркәлгән, шуларның 835 е тормыш өчен мөһим булган препаратлар исемлегенә керә. Әлеге канун кабул ителү белән, бу препаратларга бәяләр инфляциядән югары темплар белән үсәргә тиеш түгел, Монополиягә каршы Федераль хезмәт моны күзәтеп барачак.
Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен үтәү өчен әзерләнгән закон проекты дарулар теркәлгән дәүләтләрдә һәм чит ил җитештерүчесе илендә бәясе кимегән очракта, тормыш өчен мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән препаратларга бәяләрнең мәҗбүри төстә кимүен күздә тота".