Кандидатлар исемлегендә Минзәлә район башлыгы Айдар Сәлахов та бар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

26 майда "Бердәм Россия" партиясеннән 8 сентябрьдә узачак VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка сайланырга дәгъва итүче кандидатлар алдан тавыш бирүдә җәмәгатьчелек фильтры аша узачаклар.

Күпсанлы сорауларны искә алып, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез, 43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча кандидатлар арасында праймеризда катнашучылар исемлегендә Минзәлә район башлыгы Айдар Сәлахов та бар.

Кандидат сыйфатында Айдар Сәлахов Минзәлә педагогия көллиятендә сайлаучылар белән очрашты. Ул үз чыгынышнда районның үсеш преспективалары. аеруча районның 30 дәүләт программасында катнашуы турында бәян итте, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

“2018 елда Республика Хөкүмәте тарафыннан 38 дәүләт программасы гамәлгә ашырылды, күбесендә без дә актив катнаштык. Бу район халкының тормыш сыйфатын яхшыртырга, районның төзелеш комплексын эш белән тәэмин итәргә ярдәм итте. Без быел да дәүләт программаларында актив катнашабыз", - диде ул.

Районда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларына килгәндә, бүгенге көндә шәһәрнең 2 һәм 3 нче мәктәпләрендә, кадет мәктәбендә капиталь ремонт бара, 18 фатирлы ипотека йортында төзелеш бара. Яңа Маҗын авылында асфальт юл җәелә.

 

Тавыш бирү 8.00 - 18.00 сәгатьләрдә узачак.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-spiske-kandidatov-est-i-glava-menzelinskogo-rayona-aydar-salakhov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International