Без тынычлык өчен!

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Балачакта һәркем рәсем ясарга ярата. Рәсем ясау-әйләнә-тирә дөнья һәм кешеләр белән аралашуның бер төре. Шуңа күрә балалар рәсем ясарга ярата, чөнки рәсем ясауда кагыйдә һәм чикләүләр юк, нәрсә телисең һәм ничек телисең, рәсем яса. Моның өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: патриотик хисләр тәрбияләү, вак моториканы үстерү, үз-үзләрен күрсәтү юлы белән күзаллауларын һәм фантазияне үстерү, коллективта эшләү. Бәйге бик мавыктыргыч, үзенчәлекле һәм бик кызыклы булды. Нәтиҗәләр буенча һәркем җиңүче булды, барысы да бик күп уңай хис алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International