2019 елның май урталарында «Минзәлә муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм «Минзәлә муниципаль районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе арасында «Тургай» СПДП базасында социаль реабилитация үтүче гаиләләр һәм балалар белән эшләү буенча комплекслы хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру кысаларында теплица хуҗалыгына экскурсия оештырылды. Әлеге дәрес балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе бирү программасы буенча оештырылган иде.
Әлеге чарада «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм шушы авыл җирлегендә яшәүче балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. «Тургай» СПДП хезмәт буенча инструктор Параниди Галина балаларны теплицалар төзелеше белән җентекләп таныштырды, үсемлекләрнең нинди шартларда үсүе һәм аларны ничек карап тотулары турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар– теплицаларның ни өчен кирәк булуын, аларның ничек эшләүләрен белделәр. Шулай ук балалар үзләренең әти-әниләре, әби-бабаларының яшелчәләрен ничек үстерүләрен искә төшерделәр.
«Минемчә, мондый төрдәге чаралар балаларга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт кыйммәте турында аңларга ярдәм итә», - дип хәбәр итә социаль педагог Бывальцева Ольга