Гимназиядә соңгы кыңгырау бәйрәмендә күккә ак күгәрченнәр күтәрелде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме иртә таңнан әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәте булган һәркемне - Минзәлә районы җитәкчелеген, ата-аналарны, балаларны, чыгарылыш һәм беренче сыйныф укучыларын җыйган иде .

Быел яраткан гимназия диварлары белән 15 унберенче сыйныф укучысы саубуллаша. Унтугыз 9 нчы сыйныф укучысы өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына, укытучыларга, ата-аналарга тәбрикләү сүзләрен муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хабибуллин җиткерде.

"Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев көрәш, волейбол, йөзү кебек спорт төрләрендә уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына мактау кәгазьләре, дипломнар тапшырды.

Гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина укучыларга алда торган зур имтиханнарны уңышлы башкарып,  уку йортларына керүләрен теләде.

Сыйныф җитәкчесе Лариса Камалованың да укучыларга әйтер сүзләре күп иде. Бәйрәм сәхнәсеннән дәртле дә, моңсу да җырлар яңгырады, вальс һәм биюләр дә булды.

Зәңгәр күккә күтәрелгән ак күгәрченнәр укучыларның зур тормышка аяк басуларын гәүдәләндерде. Гимназия тормышындагы соңгы дәрескә чыгарылыш укучылары алкышлар астында керде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-gimnazii-na-prazdnike-poslednego-zvonka-vzleteli-v-nebo-golubi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International