Соңгы кыңгырау чыңлады

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Агымдагы уку елында 45 укучы 9 нчы сыйныфны, ә 36 бала 11 нче сыйныфны тәмамлый. Соңгы кыңгырау тантанасында район җитәкчелеге, ата-аналар һәм балалар катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлау белән чыгыш ясады. Ул балаларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде. "Юбилейный" спорт мәктәбенең директор урынбасары Ильмира Зәйнетдинова укучыларга спортта ирешкән уңышлары өчен дипломнар тапшырды.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/prozvenel-posledniy-zvonok

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International