Әлеге чарада район җитәкчелеге (шул исәптән, район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин), шулай ук оешма җитәкчеләре, авылларның имам-хатыйблары, махсус килгән кунаклар һәм районыбыз мөселманнары катнашты.
Рамадан ае, ураза тотуның өстенлекләре, күркәмлеге хакында районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков вәгазьләр сөйләде, шул рәвешле ифтар мәҗлесен ачып җибәрде.
Район башлыгы Айдар Сәлахов та мөселманнарны бәйрәм белән котлады, районда халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән эшләр турында бәян итте.
Ифтарга кунак булып районның элекке имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас килгән иде. Ул үз чыгышында мөселманнарны район үсешенә мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен кертергә өндәде, диннең яшьләргә дөрес тәрбия бирүдә мөһим урын алып торуын ассызыклады.
Махсус кунак - Яр Чаллының Ак мәчет мөгаллиме Габделмәликъ хәзрәт Саттаров Коръәннән өзекләр укыды.
Азаннан һәм авыз ачудан соң бергәләп намаз укылды.
Тантана район җитәкчелеге тарафыннан мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Тәмле ризыклар ифтарга килгән һәркем күңеленә хуш килде.
Рәмзил хәзрәт Садыйков:
- Безнең өчен шундый зур бәйрәм ясаган, мул табыннар әзерләгәннәре өчен Аллаһ ризалыгына ирешсеннәр. Бүгенге ифтарга никадәр күп халык килгән, алдагы елларда тагын да күбрәк булыр дип ышанасы килә.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/rukovodstvo-rayona-provelo-iftar-dlya-musulman-menzelinska