Сайлаучылар 43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән бюллетеньнәр алачак.
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районы территориясендә 8 сайлау участогы эшләячәк: шуларның бишесе авыл җирлекләрендә - Әтрәкле, Аю, Кадрәк, Хуҗәмәт, Урыс авылларында, шәһәрдә өч урында - №1, 2,3 гомумбелем бирү урта мәктәпләрендә. Тавыш бирү өчен участоклар 26 майда, 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
"Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирү сайтында сервис барлыкка килде, шуның бәрабәренә теләгән кешеләр җиңел генә кереп, праймериз өчен үз участокларын тааб алачак. Бу турыда "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Роза Салдаева хәбәр итә:
– pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтында үзебез яши торган төбәгебезне һәм бистәне табабыз һәм округ атамасын, участок адресын, тавыш бирү вакытын һәм хисап комиссиясенең контакт телефонын күрәбез, - диде ул.