Тамбов шәһәрендә һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Әлеге олимпидада республика этабы җиңүчесе, "Ветеринария" бүлекчәсенең 3 нче курс студенты Мәрьям Мәгыйзҗанова катнаша (укытучылары Наталья Шаронова һәм Алинә Гыйльманова).
-Олимпиада өч көн дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә студентлар "Ветеринария" компетенциясе буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Мәрьям олимпиадага бер ел әзерләнде. Укытучылар җентекле эш алып барды, алган белемнәре аңа җиңү яуларга ярдәм итте. Без Мәрьямнең беренче урын алуын телибез, бу үз чиратында безнең уку йортының, районыбызның, республиканың абруен күтәрәчәк, - диде укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Рәҗәпова.