Расулхон Муминов: "Мөселман өчен ифтар уздыру - изге гамәл"

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Изге Рамадан ае дәвам итә, шуның белән бергә Минзәлә мәчетендә ифтар ашлары уза.

Кичә, 21 май көнне, "Сезон" кибете хуҗасы Расулхон Муминов һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары - ТРның халык артистлары Рәзилә Муллина һәм Венера Нигъмәтуллина ифтар уздырдылар.

Ифтарны оештыручылар белдерүенчә, алар мондый изге гамәлне Аллаһының рәхмәтенә ирешү, ай буе тоткан уразалрның кабул булуы өчен кылуларын белдерделәр.

-Мөселман өчен ифтар уздыру - изге гамәл, - дип искәртте расулхон муминов. - Минем теләгем бер генә - барыбыз да бердәм, әйләнә-тирәдәгеләр белән дус, тату мөгамәлдә яшәсен иде. Ислам - игелек һәм миһербанлык дине.

Безнең өстәмә.

Ифтар өчен әзерләнгән пылау һәркем күңеленә хуш килде. Ә бүген, 18.30 сәгатьтә "Юбилейный" спорт мәктәбе район ифтары өчен үз ишекләрен ачачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International