Татарстан Росреестры "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе"нең еллык җыелышында катнашты.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2018 ел нәтиҗәләре буенча үз-үзен җайга салучы "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" оешмасы әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды.

Җыелыш эшендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе һәм  урынбасары Артем Костин  һәм Ада Зәйдуллина катнашты. Җыелышны "Идел буе" АКИнең республикаларда һәм Идел буе Федераль округы өлкәләрендәге барлык структур подразделениеләренең җитәкчеләре катнашты.

 

 Капитал төзелеш объектларына дәүләт теркәвен уздыру үзенчәлекләренә аеруча игътибар бирелде. Аерым алганда, дәүләт кадастр учетына кую һәм шәхси торак һәм бакча йортларына хокукларны теркәү тәртибенә кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләргә игътибар ителде.

Мәгълүмат өчен

Үз-үзен җайга салучы "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" оешмасы үз эшчәнлеген 2012 елда башлады. Бүгенге көндә Ассоциациядә  бер мең ярымга якын кадастр инженеры бар.

 

Тулырак мәгълүмат rosreestr.tatarstan.ru "кадастр инженерын сайла" кушымтасында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International