26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көне узачак.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бу атнада мөһим партия чарасы узачак - якшәмбе көнне, 26 майда, Бердәм алдан тавыш бирү көне үткәреләчәк.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Беренче тапкыр алдан тавыш бирү процедурасы 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе барышында гамәлгә ашырылган иде.

Праймериз шулай ук 2014 елда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаганда, 2015 елда муниципаль сайлауларда, 2016 елда җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда  узды. Шул рәвешле, бу процедура безнең өчен яңа түгел.

Әмма шуны искәртү мөһим, моңа кадәр әлеге процедура ябык формада булган алдан партия эчендә тавыш бирү  дип атала иде. Кандидатлар өчен тавыш бирүчеләрнең персональ составы һәм саны аермачык регламентланган һәм алдан билгеләнгән була иде.

Бүген исә  «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясе әлеге процессны тулысынча ачык итә. Пассив сайлау хокукына ия булган һәркем кандидат була ала. Иң мөһиме, аның «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясеннән башка партия вәкиле булмавы шарт.

Бүген исә 26 майда барлык теләгән сайлаучылар кандидатлар өчен тавыш бирә алачак.

Бу көнне Татарстанда 400 дән артык исәп участогы ачылачак.

Минзәлә районы территориясендә - 8 сайлау участогы: шуларның 5 се - авыл җирлекләрендә, 3 се - Минзәләдә – №1,2,3 урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә ачылачак.

Тавыш бирү иртәнге 8 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International