2019 ел РФ Президенты Әмере белән Театр елы дип игълан ителгән. Җәмәгатьчелек алдына илебезнең театраль традицияләрен һәм казанышларны саклау һәм популярлаштыру, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр өчен театр сәнгатенең иң яхшы өлгеләрен карарга мөмкинлек тудыру, театраль белем алу мәсьәләләренә игътибар бирү бурычлары куелды.
"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ базасында икенчем ел 7-9 гимназия сыйныфлары өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Динара Акматова җитәкчелегендә "Салават күпере" театр студиясе эшли.
Студиянең төп эш максатлары: үсмерләрне рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итү, театраль эшчәнлек аша шәхесне үстерү. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры оештырган үзешчән театраль коллективларның район фестивалендә катнашу "Салават күпере" театраль студиясенең эш нәтиҗәсе булып тора. Бүген тамашачы һәм жюри алдында 7 нче гимназия сыйныфы укучылары В.Железников пьесасы буенча куелган "Чучело" ("Карачкы") спектаклен күрсәттеләр. Әлеге авторның повесте укучыларда каршылыклы фикерләр тудыра. Повесть геройлары аша үзеңне, иптәшләреңне яки танышларыңны күреп була. Гәрчә повесть моннан 38 ел элек язылган булса да, үзенең актуальлеген җуймаган. Шундый кыю һәм җитди теманы 7 сыйныф укучылары бик ачык күрсәтә алдылар, алар чын артистларча тамашачының игътибарын яулый алдылар.