17 майда Минзәлә интернат-мәктәбенең "Бәхет аланы" ял-сәламәтләндерү лагеры базасында 2002 елда туган һәм алардан яшьрәк үсмер егетләр һәм кызлар арасында "Татэнерго" АҖ призына билбау көрәше буенча (ирекле стиль) районара турнир узды.
Ярышларны район башлыгы Айдар Сәлахов ачты. Бәйрәмдә абруйлы кунаклар катнашты. турнирның баш хөкемдары – ТРның физик культура отличнигы, спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар, ТР беренчелеге призеры, 2 тапкыр ТР чемпионы, күп кенә республика турнирлары чемпионы, шулай ук ТРның күп районнарында Сабантуй батыры Рәмзил Бадриев. Ул Минзәлә муниципаль районы җыелма командасының баш тренеры. Ул берничә буын яшь көрәшче тәрбияләде, шулай ук ул интернат-мәктәп балаларының педагог тренеры булып тора.
Турнирда катнашучыларны "Татэнерго" АҖнең генераль директоры Рәүзил Магсумҗан улы Хаҗиев, билбау көрәшенең халыкара федерациясе генераль сәркатибе,ТРдабилбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры Хәбибуллин Хәбир Сабир улы сәламләде.
Спорт һәм көрәш бәйрәмен Әлфия Авзалова исемендәге, "Тантана" театраль премиясе конкурслары лауреаты, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия җиңүчесе, "Без бергә!" халык иҗатының Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы җиңүчесе, Минзәлә интернат-мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ленар Миңнемуллин һәм "Без бергә!" халык иҗатының Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы җиңүчесе, Минзәлә интернат-мәктәбенең бию ансамбле (җитәкчесе - Ания Хисмәтуллина) бизәде.
Минзәлә районы составында "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады: 40 кг га кадәр - Шабанова Эльвира - 1 урында, 32 кг га кадәр -
2 урын - Кудряшова Алина, 28 кг га кадәр 3 урын - Самаркин Булат.
Тәрбияче Рөстәм Хәмидуллин билбау көрәше буенча ТРчемпионнарын һәм призерларны әзерләгән өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гомуми команда зачетында Минзәлә районы 1 урынга чыкты.
Турнирда Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарыннан 24-85 кг категорияләрдә 40 үсмер егет һәм 12 кыз катнашты.