"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектының муниципаль этабы нәтиҗәләре

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Ни өчен кирәк соң ул? "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" проектының төп максаты - балаларны мәктәптән тыш буш вакытта танып белү һәм мәдәни  эшчәнлеккә җәлеп итү.

Музей, театр, күргәзмәләр һәм башка интеллектуаль чараларда катнашып, балалар үз Мәдәни көндәлекләрендә билге (мөһер) алалар. Уку елы ахырында иң актив балалар мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән бүләкләнәнләр.

Агымдагы елның 17 маенда Үзәкләштерелгән китапханәнең уку залында җиңүчеләрне һәм "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектында актив катнашучыларны тәбрикләү булды. 2018/2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Минзәлә муниципаль районында түбәндәгеләр җиңүче булды:

1. Коротина Калерия, 1 нче урта мәктәп

2.Садриев Азамат, 3 нче урта мәктәп

3.Елизаров Вадим, 3 нче урта мәктәп

4.Сахапова Сөмбел, Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбе

Һәр җиңүче лаеклы приз һәм җиңүче Дипломын алды. Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда булачак.

Муниципаль этапта актив катнашучыларга да мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды:

 

  1. Әкрәмов Камаль, 3 нче урта мәктәп
  2. Мусина Анна, 1 нче урта мәктәп
  3. Лебедева Наталия, 1 нче урта мәктәп
  4. Хаҗиев Данил, Югары тәкермән төп белем бирү мәктәбе
  5. Биктимеров Данил, 3 нче урта мәктәп
  6. Юзманова Кристина, 3 нче урта мәктәп

Балаларга музыкаль бүләкләр бирергә районыбызның йолдызчыклары Вәлиева Айгөл (Тауасты Байлар мәктәбе), Новиков Данила (1 нче урта мәктәп) килгән иде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/itogi-munitsipalnogo-etapa-respublikanskogo-proekta-kulturnyy-dnevnik-shkolnika

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International