Минзәләнең боксер кызлары - Бөтенроссия турниры җиңүчеләре

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бокс буенча Бөтенроссия турниры 12-16 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә узды.

Бу ярышларда А.К.Хаматов исемендәге бокс мәктәбенә йөрүчеләр Ульяна Шалтина (2 нче урта мәктәп), Валерия Пузынина (1 нче урта мәктәп) катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Валерия финалда Алабугадан көндәшен җиңеп, беренче урынга чыкты, ә Ульяна икенче урын алды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/devochki-boksery-iz-menzelinska-pobediteli-vserossiyskogo-turnira-po-boksu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International