"Без бергә" Гала-концерты

2019 елның 19 мае, якшәмбе

Зона турларында 700 белем бирү оешмасыннан 7 меңнән артык иҗади коллектив катнашты.

Казанда белем бирү оешмаларының "Без бергә" балалар халык иҗаты республика фестиваленең гала-концерты узды, анда 275 иҗади коллектив катнашты.

Конкурсантлар «Халык вокалы», «Халык ансамбле», «Хореография», «Инструменталь ансамбль», «Сәнгатьле уку», «Мода театры», «Иҗади гаилә».

Фестивальнең зона этаплары Казанда. Яр Чаллыда һәм татарстанның алты районында узды. Аерым алганда, Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында узды. Аларда 700 гомумбелем бирү оешмаларыннан, өстәмә белеәм бирү учреждениеләреннән, махсус учреждениеләреннән 7 меңнән артык иҗади коллектив катнашты.

«Республикабыздаталантлар күп. Бар кешегә дә ошаган якты, яхшы эшне дәвам итегез», – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов гала-концертта катнашучыларны сәламләде.

Фестивальнең һәрбер номинациясендә җиңүчеләр Биектау районының "Костер" үзәгендә узачак  «Без бергэ» җәйге сменада һәм  «Орленок» Бөтенроссия балар үзәгенә «Фестиваль культур России» махсус сменасына җибәреләчәкләр.

Фестиваль номинацияләрендә Гран-прига ия булучыларга бүләкләр тапшырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Минзәлә муниципаль районының "Марий тур" коллективы "Мода театры" номинациясендә Гран-прига ия булды, "Сәнгатьле уку" номинациясендә Минзәлә интернат-мәктәбе укучысы Богдан Константинов җиүче булды. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

 

http://kazan.bezformata.com/listnews/festivalya-bez-berge-stali/67105740/

 

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/05/19/611976/?set_mobile=1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International