Әлфия Когогина: Моношәһәрләр үсеше темасын калдырырга мораль хокукым юк

2019 елның 18 мае, шимбә

16 майда Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина "Бердәм Россия" фракциясе исеменнән Дәүләт Думасы утырышында моношәһәрләрне үстерү һәм ярдәм итү мәсьәләсе буенча чыгы ясады.

«Агымдагы елның 1 гыйнварыннан моношәһәрләргә ярдәм итү дәүләт программасы вакытыннан алда туктатылды. Ярты елга якын моношәһәрләр алга таба нәрсә булачагын белми яши", - диде парламентарий.

Март ахырында Дәүләт Думасында моношәһәрләрдә милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган парламент тыңлаулары узуын искәртте: «Без Хөкүмәттән конкрет гамәлләр планын көткән идек. 2016 елдан бирле гамәлдә булган өстенлекле проект вактыннан алда ябылды. Моношәһәрләр Хөкүмәтнең өстенлекле проекты була калмадылар һәм милли проектларны тормышка ашыру мониторингы системасына эләкмиләр. Без моның белән килешмибез. Минем, ике моношәһәре булган бер мандатлы округтан сайланучы һәм җиде төбәкне тәкъдим итүче буларак, бу теманы калдырырга мораль хокукым юк".

Шулай ук Әлфия Когогина хокук куллану мәсьәләләрен тикшерү, эшләрнең реаль торышына бәя бирү зарурлыгын искәртте, шул рәвешле моношәһәрләрдә вазгыять кардиналь үзгәрсен өчен милли проектларны гамәлгә ашыруны оештыруга бәя бир бирергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда хөкүмәт алар өчен аерым дәүләт программасын күздә тотып, төп өстенлекләр исәбенә "моношәһәрләр" юнәлешен кертте.

 Ике ел эчендә озакка исәпләнгән механизмнар җибәрелде: моношәһәрләрдә 72 ТОСЭР булдырылды, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программалары гамәлгә ашырыла, инфраструктураның яңа объектлары финанслана. 2019 елның 1 гыйнварында "Моношәһәрләрнең комплекслы үсеше" өстенлекл программасы вакытыннан алда тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International