«Һөнәрләр турында мин нәрсә беләм»

2019 елның 18 мае, шимбә

Профориентация - шәхси үзенчәлекләрне, ярдәм итү өчен һәр кешенең сәләтен һәм мәнфәгатьләрен ачыклауга юнәлтелгән чараларның системасы. Иртә уздырылган профориентация мәгълүмати характердагы, инвалид балалар өчен мөһим танышу баскычы булып тора. Шәхес формалашканда уен зур әһәмияткә ия. Минзәлә районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә белгеч тарафыннан "Һөнәрләр турында мин нәрсә беләм" темасына уен уздырылды.

Уенның максаты - һөнәрләр дөньясы турында күзаллау формалаштыру, балаларның коммуникатив компетентлыгын формалаштыру, балаларның иҗади эшчәнлеген, танып белүләрен үстерү.

Балалар конкурсларда актив катнаштылар, төрле һөнәрләр белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International